Казанның Мәрҗәни мәчетендә янгын чыккан

Казанның Мәрҗәни мәчетендәге ашханәдә янгын чыккан. «Комсомольская правда» хәбәр итүенчә, янгын нәтиҗәсендә суыткыч һәм электрда эшли торган таба янган.

Янгын чыкканда ашханәдә кеше булмаган.

Янгын куркынычсызлык тәртипләре сакланмау сәбәпле чыккан дип әйтелә.