Татарны яклау митингын оештыручы җәзага тартылды

Your browser doesn’t support HTML5

Митинг оештыручы җәзага тартылды

14 майда Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 28 апрельдә Казанда Татарстан конституциясен яклап митинг оештырганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәүдә гаепләп Фәрит Зәкиевкә ун мең сум җәза бирде.
Хөкемдар мәхкәмә карарында митингны оештыручы Фәрит Зәкиевне митингның темасына үзгәреш кертүдә, чарада алдан килештерелмәгән шигарләр күтәреп чыгуда һәм митингта оештыручы рөхсәтеннән тыш чыгыш ясаган кешене туктатмауда гаепләде.

Хөкем чыгаручы мәхкәмә карарын бер сулышта укып чыкты һәм ахырдан Фәрит Зәкиевка ун мең сумлык җәза бирелүен бәян итте. Мәхкәмә утырышы шуның белән тәмамланды.

Мәхкәмә иртәнге тугызга билгеләнгән иде, ләкин Фәрит Зәкиев утырыш бүлмәсенә биш минут соңарып керде. Митингта кагыйдә бозуны теркәүче шәхес мәхкәмәгә бөтенләй килмәде. Нәтиҗәдә тиешле вакытта якларның мәхкәмә бүлмәсендә булмаулары аркасында хөкемдар киңәшмә бүлмәсенә кереп китте һәм бер сәгатьтән соң чыгып мәхкәмә карарын укыды. Мәхкәмәгә килүчеләрнең хөкемдар карарын тыңлаудан башка чаралары калмады.

Административ җәзага тартылган Фәрит Зәкиев мәхкәмә бинасыннан чыккач "Азатлык"ка мәхкәмә карары белән килешмәвен белдерде. "Мин үткәргән митингның темасы һәм максаты Татарстан конституциясен яклау иде. Хөкемдар митингта бу максатка каршы килә торган шигарләр күтәрелде дип әйтте, ләкин шигарләр бу максатка каршы килми иде. Минем яктан бернинди канун бозу да булмады", диде ул.

Фәрит Зәкиев Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарына каршы Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген ачыклады.