Казанда ислам китаплары ярминкәсендә 20ләп нәшрият катнашачак

23 майда Казанда ислам китап ярминкәсе ачылачак. Аны Казан мөхтәсибәте оештыра.

“Әл-Мәрҗәни” мәчете каршындагы чатырларда Русиядәге мөселман нәшриятлары үз китапларын тәкъдим итәчәк.

Анда барлыгы Мәскәү, Питербур, Казан, Уфа, Екатеринбур, Түбән Новгород, Түбән Кама, Махачкаладан 20ләп нәшрият катнашачак.

Ярминкә 25 майга кадәр дәвам итәчәк.