Чиләбедә мәчет төзелешенә каршы митинг узачак

19 майда Чиләбедә мәчет төзелешенә каршы митинг узачак. Анда катнашучылар мәчет һәм мәдрәсә төзелешен кире кагуны таләп итәчәк.

Хакимият әлеге чарага рөхсәт биргән. Үтәмилләтчеләр шәһәрдә яшәүче халыкның фикерен белешмичә һәм социаль сораштыру уздырмыйча гына мәчет төзүгә рөхсәт бирүне дөрес түгел дип саный.

Митингка 250ләп кеше чыгар дип планлаштырыла.