Пензада юл һәлакәтендә ким дигәндә 10 таҗик үлгән

Бүген иртән Пенза өлкәсе Константиновка авылындагы юл һәлакәтендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган. Чуашстан номерлары булган “Газель” машинасында барлыгы 18 кеше булган. Алар Таҗикстан ватандашлары. Эшчеләр утырган машина каршы юлга чыгып икенче машинага бәрелә.

Тикшерүчеләр машина йөртүче юлда йоклап киткәндер дип фаразлый.