Дагыстанда бер полиция хезмәткәре үтерелде

Дагыстан башкаласы Махачкалада бүген иртән эчке эшләр министлыгының республика идарәсендә экстремизмга каршы көрәш хезмәткәре Казим Шахбанов атып үтерелде.

Аңа кеше ут ачканлыгы хәбәр ителә. Җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр бу үтерү Шахбановның эшенә бәйле дип исәпли.