Казанда “Нәүрүз” фестиваленә әзерләнәләр

3-7 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” халыкара төрки телле театрлар фестивале узачак. Ул быел 11нче тапкыр оештырыла. Анда барлыгы 550 театр әһеле катнашыр дип көтелә. Фестиваль берничә мәйданда узачак. Бу – Гәлиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, яшьләр, курчак театры һәм Качалов театрының кече залында.

Фестивальнең бюджеты – сигез миллион сум. Ул Татарстан, Русия мәдәният министрлары, Татарстан президенты гранты һәм иганәчеләр акчаларына уза.