Русиянең хоккей җыелма такымы АКШка җиңелде

Русиянең хоккей җыелма такымы чирек финалда АКШ такымына 8:3 исәбе белән җиңелде. Чирек финал Стокгольм һәм Һелсинкида уза. Русия инде медальләр өчен ярыша алмаячак.

Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән Русия җыелма такымы узган елны дөнья чемпионы исеменә лаек булган иде.