Навальныйга карата мәхкәмә тыңлаулары 20 майда үтәчәк

Кировның Ленин район мәхкәмәсендә оппозиционер Алексей Навальныйга карата мәхкәмә тыңлаулары 20 майда үтәчәк.

Навальный ул көнне «Аэрофлот»ның җитәкчеләр утырышына җибәрүен сораган иде, ләкин хөкемдар бу мөрәҗәгатьне кире какты.

Бүген мәхкәмә тыңлауларында «Кировлес» ширкәте урынбасары Лариса Бастрыгина чыгыш ясады.

Навальный «Кировлес» ширкәтеннән акча урлауда гаепләнә.