Башкортстан Югары мәхкәмәсендә шартлаткыч эзлиләр

16 майда Уфа вакыты белән көндезге өч тулганда Башкортстан Югары мәхкәмәсенең Уфадагы өч бинасыннан да хезмәткәрләр һәм андагы мәхкәмә утырышларына чакырылган кешеләр ашыгыч рәвештә урамнарга чыгарылды. Сәбәбе – билгесез кешеләрнең Югары мәхкәмә биналарына шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр.

Полициягә бүген төштән соң мәхкәмә биналарында шартлаткычлар калдырылуы хакында телефоннан билгесез кеше шалтыратып әйтә. Шулай ук Югары мәхкәмә хезмәткәрләренең кайберләре дә бүген үз телефоннарына биналарда шартлаткычлар куелуы турында СМС хәбәрләр алган. Бу хакта билгеле булу белән Уфадагы өч бинадан да хезмәткәрләрне һәм андагы мәхкәмә утырышларына чакырылган кешеләрне урамнарга иминрәк ераклыктагы урыннарга чыгара башлыйлар. Югары мәхкәмәдә 500ләп хезмәткәр эшли. Шуңа өстәп андагы утырышларга чакырылган кешеләрне дә исәпләгәндә, өч бинада җәмгысе 1 меңгә якын кеше булган дип әйтелә.