Навальный мәхкәмәсе cишәмбе дәвам итә

Алексей Навальный Киров мәхкәмәсендә

Киров шәһәре Ленин районы мәхкәмәсендә оппозиция активисты Алексей Навальный эшен тыңлау бүген җиденче көн дәвам итте. Эшкуар Петр Офицеров белән бергә Навальный "Кировлес" ширкәте милкен урлауда гаепләнә. Бүген мәхкәмә шаһитләрне - ширкәтнең элекке һәм хәзерге җитәкчеләрен, барлыгы алты кешене тыңлады. Мәхкәмә үз утырышын сишәмбе, 21 май дәвам итәчәк.

Ширкәт милкен "урлауны оештыру" өчен Навальныйга 10 елга кадәр төрмә яный. Адвокатлар эшнең сәбәбе - сәяси, дип белдерә.