АКШта көчле торнадо зур зыян китергән

Your browser doesn’t support HTML5

АКШта көчле торнадо зур зыян китергән

Америка Кушма Штатларының көньягындагы Оклаһома-Сити шәһәре читеннән узган көчле торнадо нәтиҗәсендә кимендә 90 кеше, шул исәптән 20 бала һәлак булган дип хәбәр ителә.

Сәгатенә 330 чакрым тизлектәге җил давылы юлында өч чакрым киңлектәге мәйданда җимерек биналар, тимер өеменә әйләнгән машиналар ятып калган. Давыл юлындагы 41 мең кеше яшәгән Мур бистәсе тулысынча җимерелгән.

Җил давылы ике мәктәп өстеннән үткән, җимерекләр астында калган балаларны урынында табиблар карый.

Шәһәргә илтүче юлга зур зыян килүе сәбәпле штатка ярдәм китерү дә авырлашкан. Һава торышын күзәтүчеләр 1999 елда торнадоның нәкъ шул юлдан үткәнен белдерде.

Оклаһома шәһәрендә көчле торнадо нәтиҗәсе