Соңгы 20 елда беренче тапкыр КАМАЗ дивиденд түли

КАМАЗ директорлары шурасы ширкәтнең 2012 елда алган табышның 10% акционерларга дивиденд буларак түләргә кушты.

Кичә булган утырышта еллык хисап һәм акционерларның еллык утырышында кабул ителәчәк карарлар проекты расланды.

Соңгы тапкыр КАМАЗ дивидендларны 1993 елда түләгән иде.