Татарстан президенты милләтара мөнәсәбәтләр эшен камилләштерергә чакырды

Татарстан президенты каршындагы милләт һәм динара мөнәсәбәтләр шурасының беренче утырышында президент Рөстәм Миңнеханов республикада ислам-христиан диалогын саклау өчен бар шартлар да булдырылганын әйтте. Шул ук вакытта ул вәзгыятьнең һәрдаим үзгәреп торуына басым ясады.

“Милләтара мәсьәләләрне, динне сәяси максатларда кулланырга тырышу очраклары арта”, диде Миңнеханов. Аның фикеренчә, моңа мисал булып узган елның 19 июлендәге хәлләр тора.

“Хәзерге эш юнәлешләрен саклап, милләтара хезмәттәшлек өлкәсендә барлык мөнсәбәтләр системасын камииләштерергә тиеш”, диде Татарстан президенты.