Татарстанда су төбендә намаз укылачак

Изге Болгар җыеныннан бер сурәт

Республикада “Татарстанның изге йортлары” проекты старт алды. Аның кысаларында су астында калган, җимерелгән, ташланган мәчет-чиркәүләр истәлеген саклап, тиешле такталар, тәре һәм ярым айлар куелачак.
Әлеге проектны оештырган Рус география җәмгыятенең максаты – 1950-60 елларда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелеше барышында су астында калган авыллар һәм андагы мәчет-чиркәүләрнең истәлеген саклау. Белгечләр кышын гыйбадәтханәләр турында мәгълүмат җыйган, җәен исә акваланглар белән елга төбенә төшеп харәбәләрне өйрәнә. Истәлекле такталар, тәреләр һәм ярым айлар кую – җирле руханилар ярдәме белән башкарылачак.

Проект Татарстан территориясендә инде икенче ел эшләп килә. Былтыр аның кысаларында Чистай районында Тубылга авылы мәчете истәлегенә стелла куелган. Быелның июнендә исә шул ук районның Гаделша авылындагы яшен сугып җимерелгән мәчетне искә алачаклар.

Your browser doesn’t support HTML5

ВИДЕО: Мөхәммәт хәзрәт Кыямов

Проект кысаларында мәчетләрне өйрәнүне Чистайдагы “Нур” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов җитәкли. Су астында калган мәчетләр темасы аңа аеруча кызыклы. Хәзрәтнең үзенчәлекле хыялы да бар – су төбендә намаз уку. Әлеге проект кысаларында ул акваланг киеп хыялын тормышка ашырырга ниятли. Аның сүзләренчә, бу гамәл су астында калган гыйбадәтханәгә дә хөрмәт күрсәтү булачак.

Су төбендә калган мәчетләр яхшылап өйрәнелмәгән, шуңа күрә алар турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне ул Чистай районы мөхтәсибәтенә мөрәҗәгать итәргә чакыра.