Төркиядә протест чаралары дәвам итә

Your browser doesn’t support HTML5

Узган төндә Төркиянең дүрт иң эре шәһәрендә хөкүмәткә каршы чараларда дистәләрчә мең кеше катнашты. Измирда протест белдерүчеләр хакимияттәге АК партия урнашкан бинага һөҗүм итте. Полиция аларга каршы күздән яшь чыгара торган газ кулланды. Төркидә хөкүмәткә каршы чаралар өченче көн дәвам итә. Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган аларны читттән ярдәм алучы маргинал төркемнәр оештыра дип белдерде.