Политковская эше: тыңлаулар башланды

Your browser doesn’t support HTML5

3 июньдә Мәскәү мәхкәмәсендә журналист Анна Политковская үтерелү эше кысаларында беренчел тыңлаулар башланды. Утырыш башланыр алдыннан җинаятьтә шикләнелгән биш кеше мәхкәмә бүлмәсенә пыяла ишекләр артына кертеп утыртылды. 58 яшьлек Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә Мәскәүдә үз фатирына кергәндә атып үтерелгән иде.