Петербур хакимияте 12 июньдә оппозициягә йөреш үткәрергә рөхсәт бирмәде

Петербур хакимияте 12 июньдә – Русия көнендә оппозициягә йөреш үткәрергә рөхсәт бирмәде. Бу хакта оппозициянең координация шурасы әгъзасы Андрей Пивоваров белдерде.

Узган атнада координация шурасы «Сазлык эше»ндә катнашканнарны җинаять кылганнар дип эзәрлекләүне туктату таләбе белән йөреш үткәрү гаризасын Петербур хакимиятенә тапшырган иде.

Кичә Петербур хакимияте "сул" көчләргә 12 июньдә «Марсово кыры»нда чара үткәрергә рөхсәт бирде. Бу чараны оештыручыларның берсе «Сазлык эше»нең митингта төп тема булачагын әйтте.