Мәскәү метросында янгында кимендә 60 кешегә зыян килгән

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Мәскәү метросында янгында 60тан артык кеше төрле дәрәҗәдә яраланган, алар арасында бер бала бар. 18 кеше хастаханәгә салынган.

Бүген "Библиотека имени Ленина" һәм "Охотный ряд" тукталышлары арасында янгын чыкты. Дүрт меңләп кеше коткарылды.