Германиядә су басу аркасында 20 меңләп кеше күчерелгән

Соңгы бер тәүлектә янә Германия һәм Чехиядә яуган каты яңгырлар аркасында Эльба елгасындагы буа китеп Магдебург шәһәре янындагы кечкенә генә Һалле каласын су басты. Нәтиҗәдә 20 меңләп кеше башка җиргә күчерелде. Бүген бу шәһәрдә Германия президенты Йоахим Гаук булып зыян күргән халыкка теләктәшлек белдерде.

Су басуның иң көчлесе Германиядә бу атнада көтелә.

Узган атнада булган яңгырлар нәтиҗәсендә су басып Австрия, Словакия, Германия һәм Чехиядә кимендә 10 кеше һәлак булды.