Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре Аллепо шәһәре тирәсенә туплана

Аллепо шәһәрендә кораллы гыйсьянчы хөкүмәт гаскәрләренә каршылык күрсәтә

Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре илнең төньяк-көнбатышындагы Аллепо шәһәре тирәсенә туплана. Алар бу шәһәрне басып алып үз кулларына төшерергә омтыла, дип хәбәр ителә. Аллепода ике миллионнан артык кеше яши.

Әгәр хөкүмәт гаскәрләре кораллы гыйсьянчыларга каршы хәрби операциясен туктатмаса Сүрия оппозициясе Бәшәр Әсадның тынычлык сөйләшүләре башлау тәкъдименә бойкот белдерергә җыена. Бу хакта бүген Парижда Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус белдерде.

Фабиус сүзләренчә, илдә көчләрнең тигезлеге саклансын өчен хөкүмәт гаскәрләре һөҗүмнәрен туктатырга тиеш һәм бары тик шул юл белән генә тынычлык сөйләшеп башлап җибәрергә мөмкин булачак.