Путин “Халык фронты – Русия өчен” лидеры итеп сайланды

Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин “Халык фронты – Русия өчен” хәрәкәте лидеры итеп сайланды. ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, чынлап торып тавыш бирү булмаган. Бу хәрәкәтне оештыру корылтаенда режиссер Станислав Говорухин делегатларга хәрәкәт лидерын сайларга кирәк дип мөрәҗәгать иткәч, җыелганнар: “Путин! Путин!” дип кычкыра башлаган.

Бүген делегатлар “Халык фронты – Русия өчен” гомум Русия иҗтимагый хәрәкәте дигән исемне раслады һәм низамнамәсен дә кабул итте.