Иске Казан Универсиада кунакларын көтә

Your browser doesn’t support HTML5

Иске Казан кунакларны көтә

Иске Казан музей-тыюлыгы җәйге програмнарын башлап җибәргән. Универсиададан соң безгә дә игътибар артыр дип өметләнәбез, мөмкинлекләребез күп, халык безне дә белсен иде, ди музей мөдире Рафил Җамалиев.
Иске Казан музей-тыюлыгы Казаннан 45 чакырым ераклыкта, Биектау районында урнашкан. Аның даими кунаклары – "Сәләт" яшьләр оешмасы һәм "Түгәрәк уен" фольклор коллективлары ел саен тарихи урында махсус чаралар үткәрә, быел да июнь азагы, июль башында киләчәкләр.

Иске Казан ачык һавада ял итәргә теләүчеләрне дә үзенә кунакка чакыра. XIII гасырны чагылдырган агач кирмән эчендә туйлар, чыгарылыш кичәләре үтә, оешма-ширкәтләр дә килеп бәйрәм үткәрә, ди музей мөдире. Кунаклар тарихи киемнәр киеп фотога төшәләр, элекке уеннарны уйныйлар, шул чордагы тормыш белән "яшәп" карыйлар.

"Лаеш районында урысларның "Каравон" фольклор фестивале уза, менә бездә шуңа охшаш "Түгәрәк уен" татар фестивален башлап җибәрдек. Ул ел саен Иске Казан җирлегендә үтә, "Каравон" дәрәҗәсендә үтәрлек чара ул. Гомумән әлеге урында зур концерт-фестивальләр уздырып була. Менә Универсиада кунаклары күпләп килә ала, аларның вакытларын кызыклы үткәрер өчен барлык шартлар да бар. Бүгенге көндә ике туристлык ширкәте белән килешеп куелган, Универсиада азагында Иске Казанга 500гә якын кунак килергә тиеш. Нәтиҗәдә Иске Казанга да игътибар артыр дип өметләнәбез", диде музей мөдире Рафил Җамалиев.

Белешмә. Иске Казан (Камай) шәһәрлеге (XIII гасыр – 1552 ел) – ныгытылган болгар-татар авылы урыны культурасы катламы, ХIII-ХIV гасырларда Казан артының эре сәяси һәм икътисади үзәге. Шәһәр 1552 елда рус гаскәрләре тарафыннан җимерелә. Ак таш йорт, торак һәм хуҗалык корылмалары, шул исәптән тимерчелек, хезмәт һәм көнкүреш кораллары, керамика, металлдан ясалган сугыш кораллары, XIV гасыр ахыры – XV гасыр җүчи көмеш тәңкәләре хәзинәләре табылган.