Иран сайлавында Рухани җиңде

Your browser doesn’t support HTML5

Иранда узган президент сайлауда уртачыл карашта торучы дин әһеле 64 яшьлек Хәсән Рухани җиңүче дип игълан ителде. Иранның эчке эшләр министры Мостафа Мөхәммәт Наҗар хәбәр итүенчә, Рухани 18 миллионнан артык тавыш җыйган, ягъни беренче турда ук тавышларның 50% артыгын казанган. Җомга көнне узган тавыш бирүдә 50 миллион чамасы сайлаучының якынча 72% катнашкан диелә.