Казанда ришвәтчелеккә каршы чара үтте

Your browser doesn’t support HTML5

14 июньдә Казанда "Ришвәт бирмим дә, алмыйм да" исемле урам чарасы үтте. Татарстан яшьләр берлеге оештырган чарада урамда үтеп баручыларга бер ягына 5 мең сумлык акча сурәте төшерелгән, икенче ягына Русия җинаять кодексының ришвәтчелеккә кагылышлы 291 маддәсе язылган кәгазьләр таратылды.