18 июнь кичендә Самар өлкәсенең Чапай шәһәренең Нагорный бистәсендә урнашкан хәрби полигонда снарядлар шартлый башлаган дип хәбәр ителә. Килгән хәбәрләргә караганда, Чапай тирәсендә урман яна башлаган, Волгоград юнәлешендәге юлда тыгыннар барлыкка килгән. Тирә яктагы алты меңләп кеше башка урыннарга күчерелгән. Сакланмада күп корал булу сәбәпле Чапайга һәм аның тирәсендәге торак пунктларга зур зыян килү ихтималы әйтелә.
Самардан көньяк-көнбатышка таба 43 чакрым ераклыкта урнашкан Чапай шәһәрендә 75 мең тирәсе кеше яши.
Самардан көньяк-көнбатышка таба 43 чакрым ераклыкта урнашкан Чапай шәһәрендә 75 мең тирәсе кеше яши.