Яңа Тура эшмәкәрләре Путиннан ярдәм көтә

Your browser doesn’t support HTML5

Яңа Турадагы сәүдә үзәгендәге янгында зыян күрүче эшмәкәрләр Татарстан хөкүмәте һәм технополис инвесторларыннан вәгъдә ителгән ярдәмне ала алмагач 18 июньдә Русия президенты Владимир Путинга ярдәм сорап хат язды. 19 июньдә алар журналистларга мөрәҗәгать итеп үз проблемнарын җәмәгатьчелеккә җиткерде.