Дума бер үк җенестәге чит ил парларына бала бирүне тыю карары чыгарды

Русия Дәүләт Думасы бер үк җенестәге чит ил парларына асрамага бала бирүне тыючы карар чыгарды.

Җомга көнне Дума Ятимнәрне яклау турындагы канунга шундый үзгәреш кертте. Бу үзгәреш Русия ятимнәрен бер үк җенестәге чит ил парларына һәм бер үк җенестәге өйләнешү рәсми рөхсәт ителгән илләрнең ялгыз ватандашларына бирүне тыя.

Бу канун үзгәреше хәзер Федерация Шурасына юллана. Элегрәк Путин, парламент бу үзгәрешне расласа, аны имзалаячагын әйткән иде.