Казанда "Ярдәм" мәчете ачыла

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның Серов урамында төзелүче "Ярдәм" мәчете июльдә ачылырга тиеш. Монда берүк вакытта начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге дә булачак. Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, Казан уртасында шушындый мәчет-тернәкләндерү үзәген төзүгә иганәчеләр бик зур ярдәм иткән.