Татарстан парламенты мәктәп формасын ата-аналар карамагына калдырды

Татарстанда "Мәгариф турында" канун бүген II һәм III укылышта кабул ителде. Тәкъдим ителгән 58 төзәтмәнең 10сы хупланды. Алар арасында "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлегенең мәктәпләрдә форманы ата-аналар һәм укучылар белән килештерү турындагы тәкъдим дә бар.

Коммунистлар башлыгы Хафиз Миргалимов канунның ашыгып кабул ителүен, аның турыда мәгариф хезмәткәрләре белән фикер алышырга вакыт җитмәвен тәнкыйтьләде.