Универсиаданың татар мәдәни чаралары

"Зәңгәр шәл" спектакле

Җыр-бию ансамбле Универсиада ачылышы һәм ябылышына татар рухы бирәчәк. Камал, Тинчурин театрлары иң яхшы әсәрләрен халыкара телләргә дә тәрҗемә итте. Филармония коллективлары бакчада уйнаячак. Районнарның сәнгать төркемнәре Игенчеләр сарае каршында чыгыш ясый.

Галиәсгар Камал исемендәге театр Универсиада көннәрендә җиде спектакль күрсәтә.

8 июль. Кәрим Тинчурин "Зәңгәр шәл".
9 июль. Георг Хуваев (Юныс Сафиуллин тәрҗемәсе) "Кара чикмән".
10 июль. Карло Гоцци "Хан кызы Турандык".
11 июль. Илгиз Зәйниев "Бабайлар чуагы".
12 июль. Таҗи Гыйззәт "Кыю кызлар".
13 июль. Туфан Миңнуллин "Гөргөри кияүләре".
14 июль. Фәтхи Бурнаш "Яшь йөрәкләр".

Камал театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, Универсиада барган көннәрдә камаллар үзләренең халык яратып караган, иң яхшы әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Әлеге халыкара чара уңаеннан театр тарихында беренче тапкыр "Зәңгәр шәл" дүрт телгә: инглиз, француз, испан һәм рус телләренә дә тәрҗемәдә күрсәтеләчәк.

Моңа кадәр Камал театры үзенең спектакльләрен рус һәм инглиз телләрендә генә тәкъдим итә иде. Эчтәлекне һәм милли үзенчәлекләрне тамашачыга тулы итеп җиткерү өчен Казан федераль университеты укытучылары "Зәңгәр шәл"не татарчадан испан һәм француз телләренә туры тәрҗемә ясаган. Якупов әйтүенчә, француз һәм испан телләрендә карарга теләүчеләр булса киләчәктә башка спектакльләр дә әлеге телләргә тәрҗемә ителергә мөмкин.

"Яшь йөрәкләр"

"Бу әле сынау рәвешендә генә булачак. Безнең андый француз һәм испан телендә карарга теләүчеләрнең бармы, әллә юкмы икәнен беләсебез килә. Киләчәктә Камал театры телләрне күбәйтү ягында. Универсиада бу эшкә тотынырга кирәкме икәнне ачыклаячак ", ди Якупов.

Аның сүзләренчә, Универсиада көннәрендә булачак спектакльләргә партерда билетлар сатылып беткән диярлек. Казанда Камалга билетлар беткән инде дигән сүз дә таралган. Якупов моның дөреслеккә туры килмәвен әйтә.

Универсиада дирекциясе да чит ил спортчылары һәм кунаклар арасыннан татар театрын күрергә теләк белдерүчеләр булса дип һәр спектакльгә йөздән артык билет аертып куйган. Теләүчеләр булмаса ул билетлар спектакль буласы көнне сатуга чыгачак.

Универсиадага төрле илләрдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә килә. Якупов сүзләренчә, Австралия татарлары, барлыгы 30 кеше, интернеттан билет сатып алган һәм алар артистлар белән дә очрашырга тели.

Универсиададан соң Камал театры үз сәхифәсендә үк турыдан-туры билет сатуны җайлап җибәрергә җыена. Әлегә бу эшне арадашчы сәхифәләр башкара.

Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры да Универсиада барган көннәрдә үзенең иң яхшы әсәрләрен күрсәтәчәк.

8 июль. Кәрим Тинчурин "Сүнгән йолдызлар"
9 июль. Туфан Миңнуллин "Төш"
10 июль Хәй Вахит "Кияүләр"
11 июль. Нурмөхәммәт Хисамов "Йосыф - Зөләйха"
12 июль. Мирсәй Әмир "Гөлшаян"
13 июль. Шәриф Камал "Хаҗи әфәнде өйләнә"
14 июль. Кәрим Тинчурин "Сакла, шартламасын!"

Тинчурин театры

Тинчурин театры Универсиада репертуарына татар тормышын бөтен яклап та яктырткан, гореф-гадәтләрне күрсәткән әсәрләрне сайлаган. Бу хакта Азатлыкка театр директоры вазифаларын башкаручы Фәнис Мөсәгыйтов белдерде. Билетларның бер өлешен туристлар белән эшләүче ширкәтләр дә алган. Тинчуриннар Универсиада көннәрендә заллары тулы булыр дип өметләнә.

Әсәрләр барсы да инглиз һәм рус телләренә тәрҗемәдә күрсәтеләчәк. Моңа кадәр Тинчурин театры спектакльләрне инглиз теленә тәрҗемәдә күрсәтми иде. Бу яңа алымны Универсиада алдыннан башлап җибәргәннәр. Киләчәктә әсәрләрне француз теленә дә тәрҗемә итәргә исәпләре бар.

Халыкара уеннардан соң Тинчурин театры спектакльләр барган вакытта сәхнә өстенә махсус экран элеп тәрҗемәне шунда рус һәм инглиз телләрендә титр белән биреп торырга да җыена.

Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Универсиада башланганчы Татарстан районнары буйлап Универсиада утын озатып йөрде. Тантаналар вакытында Хәбир Ибраһимовның “Ак барс маҗаралары”, “Светофор”, Аманулланың “Алхимик” әсәрләре дә күрсәтелде, дип хәбәр итте Азатлыкка Кариев театры директоры Мансур Ярмиев.

Җәлил исемендәге опера һәм балет театры тамашаларына Универсиада көннәренә бөтен билетлар да сатылып беткән инде. Башка әсәрләр белән беррәтән җәлилләр халыкара уеннар барган көннәрдә татар классик балетын да күрсәтә.

15 июль. Фәрит Яруллин “Шүрәле”

Җәлил театры

Җәлил театры сүзчесе Жанна Мельникова сүзләренчә, “Шүрәле” балетындагы артистларның сәхнә киемнәре дә өр яңадан тегелгән, сәхнә бизәлеше дә яңартылган. “1945 елдан бирле куелып килгән бу балетта бары тик бер генә әйбер үзгәрешсез кала, ул да булса биюләр. Универсиада көннәрендә Шүрәлене Җәлил театры солисты Олег Ивенко, Былтырны Мария театрыннан Андрей Ермаков, Сөембикәне Мария театрыннан Мария Ширинкина бии. Петербурдагы Мария театры 2009 елда “Шүрәле”не сәхнәләштерде. Әлеге татар классик балеты аларда да бара”, диде Мельникова.

“Әкият” курчак театры Универсиада көннәрендә 6-17 июльдә 14 спектакль күрсәтә. Татар телендәге спектакльләр кече залда уйналачак.

3 июль. Габдулла Тукай “Кәҗә белән сарык”
8 июль. Гөлшат Зәйнәшева “И, кызык Шүрәле!..”
11 июль. Габдулла Тукай “Су анасы”
15 июль. Габдулла Тукай “Кәҗә белән сарык”

"Су анасы" спектакле

Театр сүзчесе Дилия Шаязданова сүзләренчә, “Кәҗә белән Сарык”ның рус теленә тәрҗемәсе дә тәкъдим ителәчәк. Аннан да кала зур залда рус телендә 6 июльдә Равил Бохараевның “Апушның сихри төшләре” спектакле дә күрсәтеләчәк.

“Без Гофманның “Щелкунчик” әсәрен бары тик инглиз телендә генә күрсәтәчәкбез, моның өчен алдан фонограмма эшләнде. Ә репертуарга килгәндә универсиада көннәренә тамашачылар иң яратып йөргән әсәрләр сайлап алынды”, ди Шаязданова.

Универсиада алдыннан “Әкият” театрында янгынга каршы хезмәт җитешсезлекләр тапты. Театр ябылырга мөмкин дигән хәбәрләр дә булган иде. Шиязданова сүзләренчә, әлеге җитешсезлекләр әкренләп кенә бетерелә, театр эшен дәвам итәчәк.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Универсиада ачылышында (6 июль) һәм ябылышында (17 июль) катнаша. “Бу тантаналарга безнең коллектив татар рухы бирәчәк”, дип белдерде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. Әмма ул нәрсә күрсәтәчәкләрен әйтмәде.

13 июль. Ансамбль Казан Сабантуенда да катнаша.
14 июль. Җәлил театрында Универсиада уңаеннан концерт күрсәтә.
15 июль. Игенчеләр сарае янында “Ак бүре” операсында катнаша.

“Универсиада уңаеннан Җәлил театрында булачак концертка ансамбльнең иң яхшы биюләрен, җырларын һәм музыкаль әсәрләрен сайлап алдык”, диде Хәмитов.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәнгать төркемнәре Универсиада көннәрендә филармония бинасы янындагы бакчага чыгачак.

8 июль. Рус халык уен кораллары дәүләт оркестры уйный
9 июль. Филармониянең джаз оркестры чыгыш ясый
10 июль. Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы
13 июль. Фольклор музыкасы ансамбле Казан Сабантуенда да катнаша

Фольклор музыкасы ансамбле

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле кич буе татар җырларын башкарачак һәм җырлы-биюле күренешләрне күрсәтәчәк. “Рус оркестры һәм шулай ук джаз ансамбленә килгәндә дә аларның репертуарларында татар әсәрләре бар. Рус оркестры Сәйдәш әсәрләрен һәм татар халык җырларына тезмәләр дә башкарачак. Джаз ансамбле Рөстәм Яхин әсәрләрен дә уйнаячак. Айрат Имашев, Регина Вәлиева кебек яшь җырчылар кушылып җырлаячак”, диде Фәйзрахманов.

Игенчеләр сарае, Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы каршындагы мәйданда Универсиада көннәрендә Татарстан районнарының сәнгать коллективлары чыгыш ясый.

4 июль. Тәтеш, Саба
5 июль. Аксубай, Мамадыш
6 июль. Лаеш, Чүпрәле
7 июль. Зәй, Буа
8 июль. Балтач, Менделеевски
9 июль. Кукмара, Бөгелмә
10 июль. Лениногорски, Питрәч
11 июль. Балык Бистәсе, Әгерҗе
12 июль. Сарман, Чистай
13 июль. Әлмәт, Минзәлә
14 июль. Алабуга, Норлат
15 июль. Алексеевски, Мөслим
16 июль. Чирмешән, Тукай
17 июль. Биектау, Азнакай

Бу көннәрдә барлыгы 200дән артык коллектив чыгыш ясаячак. Монда җырлар, халык уен кораллы яңгыраячак, биюләр күрсәтеләчәк. Татарстанда яшәгән татар, рус, мари, мордва, чуаш, удмурт халкының иҗаты киң яктыртылачак, дип белдерә мәдәният министрлыгы.

Татарстан милли музеенда Универсиаданың мәдәни програмы кысаларында "Татар костюмы: тарих һәм хәзерге заман" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Русиянең 45 төбәге музейлары фондларыннан китерелгән татар милли киемнәре тәкъдим ителә.