Конгресс кунаклары Универсиадага килә башлады

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Универсиада кунакларын каршы ала башлады. Барлыгы Универсиадага кунак буларак чит илләрдән – 100, Русия төбәкләреннән – 80ләп кеше киләчәк.

5 июль көнне алар белән конгрессның рәисе Ринат Закиров очрашачак.
Кунаклар студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге спорт Уеннары ачылу тантанасында катнашачак, төрле спорт ярышларын күзәтеп барачак.