АКШның бәйсезлек көне Казанда да искә алынды

Your browser doesn’t support HTML5

Американ спортчылары

4 июльдә Казан Баскет-Холлында Казанның УНИКС-2 яшьләр такымы белән АКШның студентлар җыелма такымы иптәшләрчә уен уздырды. Матч АКШ бәйсезлеге көне уңаеннан оештырылды.
Баштан алып ахырга кадәр АКШ студентлары такымы өстенлеге белән узган матч кунаклар файдасына 60-94 исәбенә тәмамланды.

Казанга килгән американнар өчен бу уен бер яктан бәйсезлек көнендә җиңү булса, икенче яктан Универсиада ярышларына төп әзерлек очрашуы да булды. Уен Баскет-Холл бинасы өчен дә Универсиада алдыннан бер сынау булды.

Шуны да әйтергә кирәк АКШның студентлар җыелма баскетбол такымы ир-атлар арасында Универсиада уеннарында 13 тапкыр чемпион булган.