Мисырда хакимияттән читләштерелгән Мөхәммәт Мурси тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында бәрелешләрдә кимендә 30 кеше һәлак булган, меңләп кеше яраланган.
Мурсига каршылар "Мөселман кардәшләр" яклыларны башкала Каһирә үзәгеннән: Тәһрир мәйданыннан, телеүзәк һәм Нил елгасы яныннан кысрыклап чыгарган.
Җомга иминлек көчләренең демонстрантларга ут ачуы турында хәбәр булган иде. Илдәге вәзгыятьне үз кулына алган армия якларны көч кулланудан тыелырга чакырды.
БМО кеше хокулары бүлеге башлыгы Нави Пиллей да "Мөселман кардәшләр" вәкилләрен кулга алуга борчылу белдереп, көч кулланудан тыелырга, фундаменталь кеше хокукларын сакларга чакырган иде.