Кушма Штатларның Русиядәге илчесе Казанга килде

Майкл Макфол

Кушма Штатларның Русиядәге илчесе Майкл Макфол Татарстан башкаласына килде.

Бу хакта ул үзен каршы алган милли киемдәге, кулларына чәк-чәк, ипи-тоз тоткан кызларны фотога төшереп Twitter-га куеп белдерде, дип хәбәр итә Бизнес-online.