Красноярски өлкәсендә үсмерне яндырып үтерергә теләгәннәр

Красноярски өлкәсендә полиция шимбә кичендә 14 яшьлек үсмерне яндырып үтерергә теләгән өч кешене эзли.

Бу хәл Абан авылында була. Үсмергә башта бензин сибәләр, аннан ут төртәләр. Үсмернең тәненең 40%ы пешкән, авыр хәлдә реанимациядә ята, дип хәбәр ителә.