Универсиаданың беренче алтын медален австралияле алды

Бүген Казанның су спорты сараенда Универсиада медальләренең беренче комплекты өчен ярышлар үтте.

Хатын-кызлар арасында бер метр биеклектәге трамплиннан суга сикерүдә Австралиядән Саманта Миллс алтын медальгә лаек булды.

Икенче һәм өченче урынны Кытай кызлары Джиа Донджин һәм Литин Ван алды.