Казанда Уругвай спортчысында табылган малярия калганнарга куркыныч тудырмый

Казанга Универсиадага килгән Уругвай спортчысында малярия табылуыннан соң бу илдән килгән бөтен спортчылар һәм алар белән эшләгән волонтерлар тикшерелде. Аларның берсенә дә куркыныч янамый, диде Универсиада-2013 идарәсе вәкиле.

"Табиплар тикшерүеннән соң ул спортчының элек маляриядән дәваланган булуы ачыкланды. Шуңа күрә аның башкаларга йогу куркынычы юк. Хәзер спортчының хәле яхшы, аны табиблар күзәтә", диде идарә вәкиле.

Уругвайдан килгән калган спортчылар барысы да ярышларында катнашуны дәвам итә.

Малярия билгеләре - югары температура һәм каты тирләү. Черкиләр тараткан бу йогышлы авыру Африка, Азия һәм Көньяк Америка илләрендә таралган.