Миңнеханов: Универсиада билетларын сатуда җитешсезлекләр бар

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада билетларын сатуның дөрес оештырылмавын танып гафу үтенде һәм билет сатуда канун бозучыларны җавапка тартырга кушты. Президент Универсиаданың ябылу тантанасына барырга теләүчеләрнең стадионга сыймаячагына кызганыч белдереп, тамашаны телевиниедән бик яхшы итеп күрсәтүне оештырырга вәгъдә итте.