Дю Солей циркы Универсиада тамашачысын яулый

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда узучы Универсиада көннәрендә бар дөньяга танылган дю Солей циркы тамашачыларга махсус шоу тәкъдим итә. Мәдәни Универсиада кысаларында һәр көн кичке сәгать унда башланган тамаша Универсиада паркында уза. Кулында ул көнге Универсиада ярышлары өчен алынган билеты булган һәркем циркны карарга керә ала. Бер сәгать чамасы барган чара һәр көнне меңнәрчә тамашачы җыя.