Волонтерлар Универсиада киемнәрен сата башлады

Интернетта Универсиадада катнашучы волонтерларның үз формаларын сату турындагы игъланнары пәйда була башлады. Аның бәясе 5 меңнән алып 12 меңгә кадәр җитә.

Әлеге комплектка аяк киеме, кыска ыштан, озын ыштан, өч футболка, баш киеме, җиңелчә куртка, сәгать, оек, күзлек, сумка һәм су шешәсе кергән.