Pussy Riot төркеменең яңа клибы чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Урыс православ чиркәвенең хакимияткә хезмәт итүче бер коралга әверелүенә протест чарасы белән җәнҗал кубарган, һәм ике әгъзасы иректән мәхрүм ителгән Pussy Riot төркеме үзенең яңа видеоклибын чыгарды. “Кызыл төрмәдәге кебек” дип аталган бу видео Русиянең нефть сәнәгатенә, илнең иң зур нефть ширкәте башлыгы Игорь Сечинга каршы юнәлтелгән. Видеоклип Роснефть ширкәтенең нефть чыгару урынында төшерелгән. Төркемнең интернет сәхифәсендә 2012 елда Русиянең нефть керемнәре 7 триллион сумга (210 миллиард доллар чамасы) җитүе турында языла һәм ул 7 триллионны Путин белән аның кайбер дуслары гына күрә, диелә.