БДИ: Татарстанда географиядән кала фәннәрне укыту яхшыра

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанда быел бердәм дәүләт имтиханнарында икеле алучылар саны бермә-бер кимегән. Аеруча математика, химия, физика һәм тарих фәннәреннән нәтиҗәләр яхшырган. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашуда имтихан тапшырылучы 13 фәннең 12-сендә уңай үзгәрешләргә игътибар юнәлтте. Тик менә география фәненнән минималь балл җыя алмаган укучылар саны ни өчендер 3,6 проценттан 4,4 процентка арткан.