Вәлиулла Ягъкуб турында китап дөнья күрде

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы “Хузур” нәшрияты бер ел вафат булган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Ягъкубка багышланган “Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр (1963-2012)” дип аталган китап нәшер итте. Китапка хәзрәтнең хезмәттәшләре, шәкертләре, якыннары, фикердәшләре истәлекләре тупланган.

Вәлиулла хәзрәт бер ел элек Казанда өеннән чыкканда атып үтерелелде. Иртәгә аның каберенә таш куелачак.