Кытайда җир тетрәүдә 47 кеше һәлак булды

Кытайның төньяк-көнбатышындагы Ганьсу вилаятендә җир тетрәп кимендә 47 кеше һәлак булды, 300ләп кеше каты яраланган.

Җир тетрәү булган урыннарда элемтә, су һәм электр белән тәэмин итү өзелгән.

Җирле хакимиятләр хәбәр итүенчә, дүшәмбе иртәсендә әлеге вилаят башкаласы Ланьчжоудан 170 чакрым ераклыкта ике тапкыр 6,6 һәм 5,6 магнитудада җир тирбәлешләре булган.