Осло шартлаудан соң ике ел узгач
Your browser doesn’t support HTML5
2011 елның 22 июлендә Норвегия башкаласы Ослоның хөкүмәт биналары урнашкан өлешендә Андерс Брейвик бомба шартлатты. Әлеге видеода шул шартлау булган урынның бүгенге хәле күрсәтелә. Аннан соң Брейвик Утойя утравында социал-демократ яшьләр җәйләвендә ут ачты. Барлыгы 77 кеше һәлак булды, 319 кеше яраланды. 22 июльдә Норвегиядә бу фаҗигале хәлләр корбаннарын искә алдылар.