Польша татарлары үз кыенлыклары турында

Your browser doesn’t support HTML5

Биш меңләп татар яшәгән Польшадагы татар җәмгыятьләре җитәкчеләре милли азчылык буларак ассимиляциягә каршы торуның бик кыен булуы, татарларның үз мәдәниятен, телен генә түгел, динен дә югалта баруы турында әйтә. Шул ук вакытта алар үзләренең католик поляк халкы белән гасырлар буе бергә яши алуын зур казаныш дип саный.