Мансур Җәләлетдин: "Иске татар бистәсен халык бәяләсен"

Your browser doesn’t support HTML5

Универсиада якынлашкан көннәрдә Казанның Иске татар бистәсенең бер өлеше төзекләндерелде. Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин бистәдәге төзекләндерү эшләренең сыйфаты турында халыктан сорарга киңәш итте. Һәм бистәдә урыс йорты төзү тәкъдименә, анда яңа биналар төзер өчен урын юк, дип җавап бирде.