Рамазан Нуриев: "Татарстанга рәхмәтлемен"

Your browser doesn’t support HTML5

Рамазан Нуриев – Казан егете. Бүген ул профессионал рәвештә теннис белән шөгыльләнә һәм St. Bonaventure университетында белем ала. Аның теннисны ничек уйнаганын күргәч, Америка уку йортына бушлай укуга алырга уйлыйлар. Хәзер татар егете Америкада узган ярышларда университет данын яклый, шулай ук укуын да онытмый. Биредә ул Халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеген үзләштерә. Укуны бетергәч, Рамазан Татарстанга кайтасы килә. “Татарстан мине теннисчы буларак тәрбияләде, кайчан да булса шуңа рәхмәт кайтарасы килә”, ди ул. Әмма якын арада кайтырга исәп юклыгын да әйтә. Тагын 5-7 ел Америкада торырга ниятли.