Мәскәү базарларында йөзләрчә кеше тоткарланды
Your browser doesn’t support HTML5
Мәскәү полициясе соңгы өч көндә базарларга рейдлар оештырып анда эшләүче йөзләрчә кешене тоткарлады. Тоткарланучыларның күпчелеге мигрантлар яки милли азчылык вәкилләре. Бу рейдлар Мәскәүнең Матвеевский базарында 27 июльдә берәүне тоткарларга теләгән полиция хезмәткәрләренә бер төркемнең һөҗүм итүенә җавап буларак оештырылды. Ул чакта бер полиция хезмәткәре каты яраланган булган. Шуннан соң Мәскәү базарларында ул шикле кешеләрне эзләү башланды. Полиция шиклеләрне урыс булмаганнар арасыннан эзли.